Татар конгрессының яңа елга эш планы билгеләнде

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
14 ноябрь көнне ӘДМХИда Бөтен-дөнья татар конгрессының Әлмәт муниципаль районы оешмасы бюро утырышы булып узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашты.

Көн тәртибендә 2014 елда конгрессның эш планына кертелергә тиешле мәсьәләләр каралды. Татар конгрессының Әлмәт муниципаль районы оешмасы җитәкчесе Ильяс Салахов Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышын Әлмәттә үткәрү планлаштырылуын әйтеп, аны татар теле укытучылары, тәрбиячеләр белән берлектә, файдалы итеп үткәрергә кирәклеген ассызыклады. "Гуманистик этнокультура традицияләре һәм тәрбияви процесс" дигән методик семинар, танылган мәгърифәтченең 155 еллыгы уңаеннан "Риза Фәхреддин һәм татар мәгърифәтчелеге" дигән темага Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция уздыру, Р.Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү буенча иң яхшы фәнни эш" Бөтенрәсәй укучылар һәм студентлар бәйгесе игълан итү, Әлмәт татар дәүләт драма тетарының 70 еллыгын билгеләп үтү - планга кертелгән эшләрнең кайберләре.

Утырышта кызу бәхәсләр дә, кызыклы фикерләр дә күп булды.
– Әлмәттә узачак Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышын районыбызның үзенчәлеген, халык менталитетын күздә тотып, төгәл гамәлләр күрсәтеп, татар теленең абруен тагы бер кат югары күтәрерлек итеп уздырырга тиешбез. 2014 елның Мәдәният елы булачагын истә тотып, чараларны әлеге юнәлештә оештыру кирәк,- дип ассызыклады Наҗия Мисбаховна.

Татар теле укытучылары, тәрбиячеләре белән очрашулар уздырып, аларны нәрсәләр борчыганын белергә, өйрәнергә кирәклеге хакында әйтелде. Утырышта мәктәпләрдә рус телле балаларга татар телен укытуга үзгәрешләр кертү, мәктәп программасында күбрәк аралашу, сөйләм теленә игътибар бирү мәсьәләләре чагылыш тапты.

Конгресс әгъзалары Мәгариф идарәсендә элеккеге еллардагы кебек, милли мәсьәләләр буенча урынбасар вазифасын булдырырга кирәк дигән фикерне хуплап чыктылар.

Очрашуда җитәкчеләрне, оешма һәм предприятиеләрдә эшләүчеләрне татар теленә өйрәтү курсларын яңадан башлап җибәрү һәм башка актуаль сораулар тикшерелде.

Ландыш ЗАРИПОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International