“Атна нәтиҗәләре” тапшыруында Әлмәт суды рәисе чыгыш ясаячак

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген “Луч” телекомпаниясендә “Атна нәтиҗәләре” программасы язылды. Коррупциягә каршы көрәш – чираттагы тапшыруның темасы булды. Телекомпания журналисты Ольга Логинова сорауларына Әлмәт шәһәр суды рәисе Мөхәммәди Газетдинов җавап бирде.Ул җентекле рәвештә ел дәвамында коррупциягә бәйле ничә эш каралганлыгы турында сөйләде. Сәламәтлек саклау һәм юл– транспорт предприятиесендә эшләүче хезмәткәрләрнең коррупция факты буенча тоткарлану очраклары булган. Мөхәммәди Таҗиевич Әлмәт суды эшчәнлегенең дә контрольдә булуын әйтеп узды.

Әңгәмәне тулысынча 17 ноябрь көнне, иртәнге 8 сәгатьтә “Атна нәтиҗәләре” программасында карый аласыз. Кабатлау 18 ноябрь көнне 7 сәгатьтә була.

Ф. Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International