Иртәнге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр исемлеге

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Билгеле булганча, иртәнге якта Р–239 Казан – Оренбург трассасында балаларны алып баручы “Фиат– Дукато” микроавтобусы һәлакәткә очрады. Беренче мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә 13 кеше зыян күргән, аларның 11-е хастаханәгә озатылган, икесе амбулатор дәвалана .

“Фиат– Дукато” пассажир микроавтобусы Казанда узачак мәктәп олимпиадасында катнашу очен балалар алып бара. Кызганычка каршы, шофер, руль белән идарә итеп җиткерә алмый һәм трассадан кюветка төшә.

Һәлакәттә зыян күрүчеләр исемлеге:
Диләрә,16 яшь
Алия ,17 яшь
Дамир , 17 яшь
Сөмбель, 15 яшь
Гүзәлия , 16 яшь
Шофер Өлфәт Хасамиев, 56 яшь
Укытучы Валентина Пьясына, 38 яшь
Укытучы Елена Власова,36 яшь
Алексей Зубарев, 41 яшь
Галина Хәмитова, 38 яшь
Елена Митиянина, 45 яшь

Авария вакытында 20 нче мәктәпнең география укытучысы 43 яшьлек Светлана Подина һәлак була.

Ф. Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International