2026 елда Әлмәттә яңа сквер барлыкка киләчәк, ә кайда – сезгә хәл итәргә!

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Төзекләндерү объектларын сайлау өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Әлмәт районында яшәүчеләр иң мөһим дип саналган иҗтимагый территория өчен үз тавышларын бирәләр инде.

Әлмәт районында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүнең 7 проекты тәкъдим ителгән:

  • Әлмәт хастаханә шәһәрчеге территориясен үзгәртеп кору, Төзүчеләр пр., Әлмәт шәһәре
  • Некрасов урамы буенча бульвар (Совет урамыннан Буденный урамына кадәр), Түбән Мактама штп
  • Герцен урамы буйлап җәяүлеләр зонасы (Р. Фәхретдин урамыннан Таһиров урамына кадәр), Әлмәт шәһәре
  • «Шәмсенур» паркы, Гафиятуллин ур., Әлмәт шәһәре (реновация)
  • Каенлык, Ватанны саклаучылар ур., Әлмәт шәһәре
  • Кәләй авылында ял паркы
  • Сабанчы авылында ял паркы

Иң күп тавыш җыйган Проект «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында федераль ярдәм алачак һәм 2026 елда ук гамәлгә ашырылачак.

Үз тавышыңны 12 июньгә кадәр бирергә мөмкин. Тавыш бирүдә 14 яшь тулган һәркем катнаша ала, моны эшләү җиңел – Дәүләт хезмәте платформасында.

Сезнең тавышыгыз хәлиткеч булырга мөмкин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International