Сишәмбе - гражданнарны бердәм кабул итү көне

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова чираттагы гражданнарны кабул итте, Әлмәттә яшәүче ун кешенең мөрәҗәгатен карады.

Гүзәл Хәбетдинова барлык гражданнарны игътибар белән тыңлады һәм, кирәк булган саен, мәсьәләләрне карауга муниципалитет администрациясендә җитәкчелек итүче урынбасарларны һәм төрле юнәлештәге башлыкларны да җәлеп итте.

Кайбер мәсьәләләр урында хәл ителде,икенчеләре озак вакытлы характерда. Мөрәҗәгатьләр буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде, алар барысы да контрольгә алынды.

Гражданнарны кабул итү-җирле үзидарә органнары эшенең хакимиятнең халык белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә торган мөһим өлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International