Әлмәттә илкүләм проект кысаларында юлларны ремонтлау башланды

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Әлмәт районында «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында юл челтәрен яңарту дәвам итә.

Рус Акташы – Кузай юлы участогында подрядчылар асфальтның өске катламын салуны төгәлләделәр инде. Яңартыла торган юл өслеге 3,2 км тәшкил итә.

Хәзерге вакытта юл кырыйларын ныгыту эшләре алып барыла, бу өслекнең ныклыгын тәэмин итәчәк һәм куркынычсызлыкны арттырачак.

Исегезгә төшерәбез, быел «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге юлларның гомуми озынлыгы 18 км дан артык булган биш участогына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International