«Безнең ишегалды» программасы буенча үзгәртеп коруларны күзәтүне дәвам итәбез

2025 елның 13 мае, сишәмбе

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 13 ишегалдында эшләр башланган инде. Бу ишегалларында халык белән очрашулар үткәрелде, төзекләндерү схемасы расланды һәм эшкә керештеләр: тротуарлар һәм юллар өчен асфальт җәю өчен нигезләр әзерләнде, шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен нигезләр комнан салынды. Тротуарларга асфальт җәю эшләре өлешчә төгәлләнгән, бордюр ташлары яңаларына алыштырылган.

Планда - тышкы яктыртуны оештыру, контейнер мәйданчыклары, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, шулай ук спорт һәм балалар өчен уен җиһазлары урнаштыру.

Исегезгә төшерәбез, Быел Әлмәт районында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 51 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 474 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International