Бульвар, җәяүлеләр зонасы яки парк - әлмәтлеләр 2026 елда кайсы территория үсеш алачагын сайларга тиеш

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Әлмәт районында Бөтенроссия тавыш бирүенә куелган җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 7 проект тәкъдим ителде:

  • Әлмәт хастаханә шәһәрчеге территориясен үзгәртеп кору, Төзүчеләр пр., Әлмәт шәһәре
  • Некрасов урамы буенча Бульвар (Совет урамыннан Буденный урамына кадәр), Түбән Мактама штп.
  • Герцен урамы буйлап җәяүлеләр зонасы (Р. Фәхретдин урамыннан Таһиров урамына кадәр), Әлмәт шәһәре
  • «Шәмсенур» паркы, Гафиятуллин ур., Әлмәт шәһәре (реновация)
  • Каенлык, Ватанны саклаучылар ур., Әлмәт шәһәре
  • Кәләй авылында ял паркы
  • Сабанчы авылында ял паркы

Сезнең фикерегез бик мөһим! Иң күп тавыш җыйган Проект «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында федераль ярдәм алачак һәм 2026 елда ук гамәлгә ашырылачак.

Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше тавыш бирә ала, Дәүләт хезмәтләрендә авторлашып.

Ашыгыгыз, төгәл бер ай калды!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International