Киләсе елда безне 18 бәйрәм көне һәм 6 өстәмә ял көне көтә

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Гадәттә биш көн эшләп, ике көн - шимбә-якшәмбе ял итү-челәрне киләсе елда 18 бәйрәм көне һәм тагын 6 көн өстәмә ял көтә.

Шулай итеп, яңа ел башында 1-8 гыйнварда ял итәбез. Традиция буенча, 23 февраль һәм 8 март, 1 һәм 9 май, 12 июнь һәм 30 август, 4 һәм 6 ноябрь дә ял көннәре. Болардан тыш, 2014 елда Ураза гаете 28 июльгә, ә Корбан гаете 4 октябрьгә туры килә һәм алар да Татарстанда бәйрәм көн санала.

4 гыйнвар - шимбә өчен өстәмә ялны 2 майга, 5 гыйнвар - якшәмбе өчен өстәмә ялны - 13 июньгә, ә 24 февраль өчен өстәмә ялны 3 ноябрьгә күчерәләр (нәтиҗәдә, 1-4 майда, 12-15 июньдә һәм 1-4 ноябрьдә тоташ дүртәр көн ял итәбез). 10 март, 1 сентябрь һәм 6 октябрь дә шулай ук өстәмә ял көннәре санала.

Бәйрәм-ял көннәре болай укыганда шактый буталчык кебек, ләкин кулыгызга 2014 ел өчен календарьны алып, чагыштырып карасагыз, барысы да бик яхшы аңлашылыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International