Әлмәт районында юл эшләрен финанслау күләме узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек арткан. Бу хакта шәһәркүләм киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев хәбәр итте.
«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Әлмәт — Азнакай, Рус Акташы — Кузайкино, Әлмәт — Мөслим, Әлмәт — Чупай юлларында капиталь ремонт эшләре бара инде.
«Юл төзелеше һәм ремонт сезоны бара. Башкару өчен җаваплы кешеләрнең игътибарын сыйфатны тәэмин итү һәм планлаштырылган эшләрне вакытында тәмамлау зарурлыгына юнәлтәм», - дип боерык бирде район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова.