ТР Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше зыян күргән, 11 е хастаханәгә озатылган

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Ачыкланган мәгълүматларга караганда, ТР Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше зыян күргән. Аларның 11 е “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена озатылган, икесе өйләренә кайтарылган.
Хастаханәдә ятучы 11 кешенең (5 се балалар) 10 сы травматология бүлегендә ята, берсе – реанимациядә (ул машина йөртүче янында утырган пассажир-ир-ат).

“Балаларның хәле тотрыклы, гомерләренә куркыныч янамый. Аларны 2-3 белгеч караган. Казанга хастаханәгә китерүгә мохтаҗ булучылар юк”, - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта автобус йөртүченең хәле уртача авыр дип бәяләнә. Автобус ТР Әлмәт районы Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе карамагында булган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Әлмәтнең 20 нче урта мәктәбендә белем бирүче 1970 нче елгы биология һәм география укытучысы вафат булуы билгеле.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International