Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова район активына, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, чараларны оештыручыларга, коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләренә һәм барлык катнашучыларга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Бердәм эш һәм уртак тырышлык нәтиҗәсендә Әлмәт Бөек Җиңү юбилеен лаеклы билгеләп үтте. Бәйрәм мәйданчыкларын әзерләүдән алып иминлекне тәэмин итүгә кадәр һәр катнашучының керткән өлеше бәйрәмнең истә калырлык һәм күңелне нечкәртерлек атмосферасын булдыруда мөһим роль уйнады», - дип билгеләп үтте Гүзәл Хәбетдинова.