Бүген Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акция узды. Сугыш каһарманнарына хөрмәт йөзеннән 80 агач утыртылды: 40 каен һәм 40 юкә.
Акциядә хакимият һәм Ветераннар советы вәкилләре, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, волонтерлар, битараф булмаган кешеләр, шул исәптән Василий Кириллович Корсаков, тыл хезмәтчәне катнашты!