Игътибар! Әлмәттә Җиңү көнен бәйрәм иткәндә коптерлар куллануга тыю кертелде!

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәттә гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм террорчылыкка каршы яклауны көчәйтү максатларында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында пилотсыз очу аппаратларын куллануны тыю кертелгән.

Хокук бозучылар закон нигезендә җаваплылыкка тартылачак.

Пилотсыз очу аппараты табылган очракта, 102 телефоны буенча полициягә кичекмәстән хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International