Җиңү көне алдыннан Әлмәт яңадан шәһәрдә күркәм традициягә әверелгән «Фронт бригадалары» акциясенә кушылды. Артистлар иҗади номерлар белән Бөек Ватан сугышы ветераннары йортлары ишегалларында чыгыш ясадылар.
«Мириданс» халык биюләре ансамбле геройларны шаян Казак биюе белән сөендерде. Музыкаль тамашалар ветераннарда гына түгел, тирә-як йортларда яшәүчеләрдә дә соклану уятты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт шәһәр Советы депутатлары, ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин, ӘМР халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фикрет Бакиров, шәһәр һәм район хәрби комиссары Руслан Корников белән берлектә ветераннарны шәхсән үзе котлады: Николай Афанасьевич Федотов, Анатолий Михайлович Соколов, Маргарита Викторовна Апраксина, Ога Романовна Макарова һәм Раиса Никоноровна Чернышова.
Үзенең котлау чыгышында Гүзәл Хәбетдинова сугыш геройларына тирән рәхмәтен белдерде:
«Чын бәхет – геройларыбызның күзләрендәге шатлыкны һәм ихлас елмаюларын күрү. Бу бәйрәм көннәрендә волонтерлар бригадалары безнең ветераннарга тагын берничә тапкыр уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк һәм безнең һәрвакыт янәшәдә булуыбызны искә төшерәчәк!»
Иҗади фронт бригадалары һәр ветеран өчен шәхси концерт оештырды. Акцияне оештыручылар йорт ишегалларында сугыш еллары җырларын башкардылар, ветераннарны якынлашып килүче Бөек Җиңү юбилее белән котладылар, аларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан, район хакимиятеннән һәм башка чарада катнашучылардан чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Ветераннар үзләре сугышчан яшьлектән бирле таныш булган көйләргә рәхәтләнеп җырладылар.
Бу күңелгә үтеп керерлек вакыйга барыбызга да безнең геройларны хәтерләү һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген искә төшерде.