Әлмәт районында Бөек Ватан сугышына багышланган мемориалларны, һәйкәлләрне һәм обелискларны ремонтлау төгәлләнеп килә.
Җиңү көне алдыннан Иске Михайловка, Ерак Ивановка, Бута, Чуаш Сиренькино, Кичүчат, Иске Суркино авылларындагы мемориаллар, шулай ук Әлмәттә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы яңартылды.
Исегезгә төшерәбез, хәрби мемориалларны һәм һәйкәлләрне реставрацияләү «Татнефть» компаниясе ярдәмендә башкарылган.
Бүгенге көнгә планлаштырылган барлык эшләр диярлек төгәлләнгән. Язулар торгызылды, буяулар ясалды, коймалар ремонтланды, штукатурка яңартылды, экспонатлар алыштырылды һәм территорияләр җыештырылды.
Моннан тыш, Түбән Мактамадагы парк зонасын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды гранты һәм Түбән Мактама бюджетыннан финанслау акчаларына «Ватанны саклаучылар» һәйкәле яңартылды.