Чәчәкләрне Ленин мәйданына утырталар. Чәчәк түтәлләрен 5600 дән артык чәчәк бизәячәк - лалә чәчәге, петуния, бәрхет һәм цинерария. Чәчәк үсентеләрен утырту Җиңү көненә кадәр төгәлләнәчәк.
Бәйрәмгә Гагарин урамында 1700 дән артык петуния һәм цинерария утыртылган инде. Моннан тыш, Бигаш-Төзүчеләр боҗрасы чишелешләрендә һәм РТС микрорайонында циний һәм бәрхет орлыклары чәчелгән.
Июнь ахырына кадәр Әлмәтнең иҗтимагый территорияләрендә 115 мең чәчәк утыртылачак.