Әлмәт районында трассада юл-транспорт һәлакәтеннән соң хастаханәгә озатылган балаларның хәле канәгатьләнерлек

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Казан-Оренбург автоюлының 231 нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң 13 кеше хастаханәгә озатылган, аларның бишесе – балалар. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип белдерделәр “Татар-информ” МА ны Әлмәт медицина-санитария частенда.

Әңгәмәдәшче сүзләренә караганда, һәлакәткә очраган микроавтобус йөртүчесе авыр хәлдә.

Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, автобуста барлыгы 15 кеше булган, өчесе – өлкәннәр. Барлык пассажирлар да Казанга баручылар: бер өлеше “РИТЭК” ААҖ IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләр - бүләкләү тантанасына баручылар, калганнары – кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадага. Һәлакәттә озата баручы укытучының һәлак булуы билгеле.
Якынча мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәте иртәнге 7 сәгать тирәсендә булган. Автоус йөртүче идарә итә алмаган һәм кюветка очкан.

Юл-транспорт һәлакәте урынында тикшерү-оператив төркем эшли, һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International