Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә салым гына түли. Ләкин алар пенсияләрен, Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенә иминият кертемнәрен түләп, мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Хәзерге вакытта 10 370 үзмәшгуль граждан мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә керде һәм иминият кертемнәрен түли.
Керемнәрне түләүче буларак теркәлү өчен, Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенә гариза җибәрергә кирәк:
- дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша,
- «Минем салым» мобиль кушымтасы аша, почта аша,
- РСФ төбәк бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.
2025 елда «һөнәри керемгә салым» махсус режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь күләме 59 241,60 сум тәшкил итә. Бу сумма бер ел иминият стажына һәм 0,975 индивидуаль пенсия коэффициентына тиң. Әгәр түләнгән сумма беркетелгән күләмнән кимрәк булса, иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә, бу 7,799 ИПКга туры килә. Түләүне бөтен сумма белән берьюлы күчерергә яки ай саен өлешләп җибәрергә мөмкин. Моны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк.
«Ирекле кертемнәр нәтиҗәсендә алынган пенсия коэффициентлары һәм стаж киләсе елның 1 мартына кадәр шәхси счетта теркәлә. Кертемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә башкарыла, шуңа күрә түләүләрне раслаучы документларны РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлегенә тапшыру таләп ителми», - дип төгәлләштерде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.