Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында автомногоборье буенча республика конкурсының финалы узды.
Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 28 команда - 87 конкурсант катнашты. Алар шәхси һәм команда зачетларында көч сынаштылар.
Конкурс ике этаптан торды, анда катнашучылар машина йөртү күнекмәләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтергә тиеш. Конкурсның беренче этабы-юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нигезләрен белүне тикшерү. Катнашучылар юл куркынычсызлыгы өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр.
Икенче этап - автомобильне фигуралы йөртү, вакыт һәм төгәллеккә төрле күнегүләр башкаруны күздә тота. Катнашучылар автомобиль белән идарә итү осталыгын, маневрларны төгәл башкаруны һәм реакция тизлеген күрсәттеләр.
Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе командасы егетләр һәм кызлар арасында автомногоборье буенча республика конкурсында Иң яхшы унлыкка кереп, 5 нче урынны, ә шәхси ярышларда Милена Илнур кызы Шакирова 4 нче урынны алды.
Шакирова Милена, Гыйләҗева Радмила һәм Гайнетдинова Азалияне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.
ТР ДОСААФ Әлмәт АМ җитәкчелегенә команданы әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!