Тимирязев урамында 50 дән артык агач пәйда булды

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология һәм төзекләндерү департаменты «Татспецтранспорт «ИК» ҖЧҖ белән берлектә Тимирязев урамында 50дән артык миләш утырттылар.

Бу чара шәһәрне яшелләндерүгә, экологик хәлне яхшыртуга һәм халык өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән. Сүз уңаеннан, миләшләр урамнарны бизәп кенә калмый, һаваны да чистарта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International