Студентлар Дәүләт автоинспекциясе эше белән таныштылар: полиция хезмәткәрләре балалар белән кызыклы әңгәмә үткәрделәр, үз һөнәрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Балалар ЮХИДИ хезмәткәрләренең бурычларына юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту, хәрәкәтне көйләү, транспортны техник карау, юл-транспорт һәлакәте урыннарын карау, шаһитлардан сораштыру һәм үлчәүләр үткәрү керә икәнен белделәр.
Автоинспекторлар шулай ук укучыларга юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм игътибарлы һәм җаваплы юл хәрәкәтендә катнашырга өндәделәр.
Очрашу ахырында балалар полицейскийларга үз сорауларын бирү мөмкинлеге алды.