5 майдан 8 майга кадәр Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә генераль репетицияләр узачак.
Быел Җиңү Парадында 1200дән артык кеше катнашачак – хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, Яшь армиячеләр, югары уку йортларында, СУЗ һәм шәһәр мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр.
9 майда барыгызны да Ленин мәйданында көтәбез!