1 майда Әлмәттә Экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Агачны бергә коткарыйк» экологик акциясе узды.
Акция йомгаклары буенча 6 тонна 360 килограмм макулатура, 130 кг кулланылган батарея, шулай ук 12 кубометр пластик шешә, капкачлар һәм башка ПЭТ-чимал җыелды. Алмашка авыл халкы 2000 үсенте - 1500 алма һәм 500 карлыган алды.
Җыелган макулатура, батареялар һәм пластик эшкәртүгә җибәрелгән.