Әлмәттә Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев, шулай ук «Ворожея» рус җыры халык ансамбле һәм «Премьер» вокаль төркеме чыгыш ясаячак.
Кичке программа 17:00 сәгатьтә Ленин мәйданында башлана. 19:00 дә «Бер минутлык тынлык» Бөтенроссия акциясе узачак.
Исегезгә төшерәбез, быел шәһәрдә һәм районда «Үлемсез полк» традицион йөреше булмаячак. Акция альтернатив форматта узачак. Геройның портретын киемдә яки транспортта урнаштырырга, туганы турында телефон яки социаль челтәр статусындагы вакыйга белән уртаклашырга мөмкин. Хәрәкәтнең рәсми сайтындагы киңәшләргә таянып, һәркем үзе өчен уңайлы формат сайлый алачак.
Кичә азагында бәйрәм салюты булачак.