Әлмәттә төзекләндерү объектларын сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Шәһәрлеләргә 7 җәмәгать киңлегеннән 1сен сайларга, шулай ук үзгәртеп коруга мохтаҗ ишегаллары өчен тавыш бирергә тәкъдим ителә.
Иң күп тавыш җыя торган Территория 2026 елда төзекләндереләчәк.
Онлайн-тавыш бирү Россия Президенты инициативасы белән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында һәм ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы буенча уза.
Милли проект ярдәмендә Әлмәттә берничә ел эчендә Р. Фәхретдин исемендәге бульвар яңартылды, шәһәр пляжы реконструкцияләнде, шулай ук шәһәр сусаклагычы төзекләндерелде.