Әлмәт беренче майны зурлап билгеләп үтте!

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәттә 1 Май, Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үттеләр. Тантаналы чаралар иртәдән үк башланып, шәһәрнең төрле яшьтәге кешеләрен берләштерде.

65 нче тапкыр, традиция буенча, драма театры каршындагы мәйданда Беренче Май җиңел атлетика эстафетасы узды. Эстафетада район мәктәпләре, көллиятләре, югары уку йортлары, җитештерү коллективлары һәм оешмалары командалары катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Рифдар Хәмәдьяров мөрәҗәгать итте.

Тантана «Мәңгелек ут» хәтер мемориалы янында дәвам итте. 50 ел элек, 1975 елның 9 маенда, Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, «Мәңгелек ут» истәлегенә мемориал ачыла. Митингта катнашучылар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм, тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргәннәргә хөрмәт йөзеннән, чәчәкләр салдылар.

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркның Геройлар аллеясында социалистик хезмәт геройларын хөрмәтләде. Ветераннар, профсоюз, иҗтимагый, яшьләр оешмалары, хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре шәһәр һәм ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән күренекле хезмәтчәннәрнең бюстларына чәчәкләр салдылар.

Бәйрәмнең кульминациясе шәһәр паркы сәхнәсендә рәсми ачылыш һәм концерт программасы булды. Әлмәт иҗат коллективлары тамашачыларны якты чыгышлары белән сөендерде.

Шәһәр халкына һәм кунакларга котлаулар белән район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, Әлмәт муниципаль районы профсоюзлар оешмаларының координацион советы рәисе Марсель Бикморатов һәм «Татнефть» ГАҖ төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Рифдар Хәмәдьяров мөрәҗәгать итте. Алар үз чыгышларында хезмәтнең мөһимлеген, теләктәшлек һәм тарихи хәтерне саклауны ассызыкладылар, шулай ук әлмәтлеләргә яңа уңышлар һәм иминлек теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International