Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркның Геройлар Аллеясында Социалистик Хезмәт Геройларын хөрмәтләү тантанасы узды.
100 дән артык кеше (алар арасында ветераннар, профсоюз, иҗтимагый, яшьләр оешмалары, хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре) шәһәр һәм ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән күренекле хезмәтчәннәрнең бюстларына чәчәк салдылар.