Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм район халкы!

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Беренче май көне, илһамлы һәм иҗади хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен берләштерә. Яз-яңару һәм өмет символы, ә намуслы хезмәт-кеше, гаилә һәм бөтен җәмгыять иминлегенең нигезе.

Нефтьчеләр, завод хезмәткәрләре, төзүчеләр, транспортчылар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм башка һөнәр ияләре Татарстан һәм Россия үсешенә өлеш кертәләр.

Һөнәри традицияләрен кадерләп саклаган хезмәт династияләренә аерым рәхмәт белдерәм. Хезмәт ветераннарына дан һәм хөрмәт! Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм якты киләчәккә ышаныч телим!

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International