Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәкаләләр сериясен тәмамлап, Анатолий Михайлович Соколов турында сөйләрбез.
Анатолий Михайловичның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. 1944 елда, 17 яше тулуга, ул хезмәткә алына. Тын океан флоты составында Анатолий Михайлович илебезнең Ерак Көнчыгыш чикләрен саклаган, япон милитаристларына каршы сугышларда катнашкан.
Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Анатолий Михайлович Соколов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Японияне Җиңгән өчен» медале белән бүләкләнде.
Сугыш тәмамланганнан соң Анатолий Михайлович, озак еллар «Татспецстрой» ААҖдә эшләп, үз тормышын төзелеш белән бәйли. Гади эшчедән җитәкчегә кадәр юл үтеп, ул Әлмәт районының һәм Татарстан Республикасының төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш кертте.
Исегезгә төшерәбез, бүген Әлмәт районында 4 Бөек Ватан сугышында катнашучы яши. Без һәр геройның батырлыгын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез!