Ярты гасыр элек, Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, комсомол хәрәкәте активистларының фидакарьлеге нәтиҗәсендә Әлмәттә изге ут кабызылды, ул халык хәтеренең һәм хәрби данның мәңгелек сакчысына әверелде.
Кичә, юбилей уңаеннан, балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Сүнмәс ялкынның 50 еллыгы» дип аталган тантана узды.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Андрей Зимин мөрәҗәгать итте. Алар тарихи хәтерне саклауның һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Бәйрәм чарасы шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт программасы белән дәвам итте.
Бу вакыйга Әлмәттә Мәңгелек утның 50 еллыгына багышланган чаралар чиратының башы гына булды. 1 майда әлмәтлеләрне истәлекле митинг һәм тантаналы автоузыш көтә.