Киләчәктә Әлмәттә баласы спиртлы эчемлек кулланган ата-ананы җәзага тарта башларга мөмкиннәр

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Илебездә алкогольгә каршы закон әзерлиләр.

Россиянең баш наркологы Евгений Брюн сүзләренә караганда, 3 миллионнан артык россияле алкоголизм һәм психикасында нинди дә булса тайпылыш булудан иза чигә икән. 20 миллионлап кешенең исә спиртлы эчемлекләрне артык күп куллануы ачыкланган. Бу яман гадәтне үз итүчеләр яше дә 15 тән 11 яшькә төшкән. Спиртлы эчемлекләргә битараф булмау исә, 100 яшь кешенең иң күп дигәндә кырыгы гына пенсия яшенә кадәр җитә алуына китерәчәк. Бу уңайдан белгечләр комплекслы алкогольгә каршы программа әзерләргә ниятлиләр. Аның бер бүлегендә алкогольне пропагандалау һәм балаларны әлеге эчемлекне куллануга җәлеп иткән өчен җәза да урын алачак.

Белгечләр алкогольгә каршы кампаниянең иң мөһим бүлеге дип яше 21гә җитмәгән затларга спиртлы эчемлекләр сатуны билгелиләр. Бу фикерне 76% россияле яклый.

Моннан тыш, алкоголь саткан сайтларны тыярга, балалары спиртлы эчемлекләр кулланган ата-аналарга штраф сугарга һәм кинофильмнарда өстәл артына утырып хәмер куллану күренешләрен күрсәтмәскә тәкъдим ителә. Интернетта спиртлы эчемлекләр көнннең теләсә-кайсы вакытында сатыла һәм сатып алучының яшенә игътибар итүче дә юк, дип хәбәр итә “Российская газета” .

Ләйлә Зәйдуллина әзерләде

http://almet-rt.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International