«Экология һәм төзекләндерү департаменты» ел саен уздырыла торган «Агачны бергә коткарыйк» акциясен үткәрә! Теләге булган һәркем икенчел чимал (макулатура, ПЭТ, пластик капкачлар һәм батареялар) тапшыра һәм алмагач яки карлыган үсентеләре ала ала!
Үткәрү урыны: Әминов ур., 9А («Экология һәм төзекләндерү департаменты» МБУ бинасы)
Дата һәм вакыт: 1 Май, 13: 00 дән 16:00 гә кадәр
10 килограммга кадәр макулатура тапшырганнарга карлыган үсентесе, 10 килограммнан артыгракка алмагачлар биреләчәк.
Кушылыгыз!