Әлмәттә «Мотоцикл» оператив – профилактик чарасы уза

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

24 апрельдән 25 майга кадәр Татарстанда «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уздырыла. Чара кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләренең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтәчәкләр.

Гомуми файдаланудагы юлларда спорт инвентарен (питбайк, кросс һәм эндуро) куллану фактларын ачыклауга аерым игътибар бирелде, бу гамәлдәге законнарны тупас бозу булып тора.

Балигъ булмаганнарның мототранспорт чаралары белән идарә итү фактлары аеруча борчу тудыра. Ата-аналар балаларны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылачак.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International