Әлмәттә «Имин тәгәрмәч-2025» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Әлмәттә ЮИД отрядлары арасында «Имин тәгәрмәч - 2025» муниципаль конкурсы узды. Яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче ярдәм күрсәтү, велосипедны фигуралы йөртү һәм автошәһәрчектә ориентлашу буенча ярыштылар.

ЮИД «ЦДЮТ» һәм Новоникольск мәктәбе командалары җиңү яулады. Җиңүчеләр призлар һәм бүләкләр алды. Оештыручылар балалар-яшүсмерләр спорт үзәге педагогларына, медицина көллияте волонтерларына һәм КИУ агрофирмасыннан «Беренчеләр хәрәкәте» активистларына конкурс үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International