”Заманча шартларда яшьләрдә патриотлык хисләре тәрбияләү ”

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
12 ноябрь көнне Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Әлмәт филиалында VI яшьләр Конгрессы кысаларында өченче секция үтте. Ул ”Заманча шартларда яшьләрдә патриотлык хисләре тәрбияләү “ дигән тема астында уздырылды. Чарада урта һәм югары уку йортлары студентлары, предприятиеләрнең яшьләр комитетлары, иҗтимагый оешма ќитәкчеләре катнаштылар.
Утырышларда “Бүгенге шартларда хәрби хезмәткә алу институты”, «Форпост» - проблемалар һәм перспективалар”, “Яшьләрдә патриотлык хисләре тәрбияләү”, “Шәһәрнең гомуми һәм икътисади үсеше” кебек сораулар каралды.

Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Әлмәт филиалы институтын быел тәмамлап, хәзерге вакытта Россия хәрби кораллы көчләрендә хезмәт итүче Виталий Климонскис белән турыдан-туры видео-элемтәгә керү күңелле бер мизгел булды. Залдагылар аңа сораулар бирделәр һәм уңышлы хезмәт теләделәр.

Патриотлык темасы – бүгенге көндә бик актуаль.Секциядә катнашучылар үткәрелгән чараларның яшьләрдә патриотик рух, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур йогынты ясавын билгеләп үтте.

Ләйсән ДӘРҖЕМАНОВА

Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International