Мигрантлар туган якларына озатыла

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстанда рөхсәтсез яшәгән 1083 мигрантны туган якларына кайтарып җибәргәннәр. Республикада 3,7 мең рөхсәтсез яшәүче мигрант барлыгы ачыкланган. Миграция законнарын бозган өчен ел башыннан бирле барлыгы 6,5 мең чит ил кешесе җаваплылыкка тартылган. 126 чит ил кешесенә һәм Россия төбәкләреннән килеп яшәүче 205 кешегә карата җинаять эше ачылган. Әлмәттә әлеге юнәлештә 249 тикшерү уздырылган, 2051 миграцион режимны бозу очраклары ачыкланган. Суд карары нигезендә 67 кеше Россия территориясеннән чыгып китәргә мәҗбүр ителгән.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International