Авыл имамнарын акча белән кызыксындыралар

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Авыл җирлекләрен укымышлы имамнар белән тәэмин итү күп кенә районнар өчен олы проблема булып санала. Әлеге хәлдән чыгуны яшь имамнарга грантлар бирә башлау белән хәл итәргә уйлыйлар. Грантның күләме 180 мең сум булыр дип көтелә. 12 ноябрь көнне Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә грантка дәгъва кылучылар белән әңгәмә уздырылган. Аны кемгә бирергә икәнлеген махсус комиссия хәл итәчәк. Комиссия составына дин әһелләре һәм Татарстан Президенты аппараты вәкилләре кергән.

Ф. Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International