КФУның 2020 нче елга кадәр үсеш юнәлешләре билгеләнде

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Бүген Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең конференц-залында Казан (Идел буе) федераль университетының попечительләр советы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренә караганда, университет бюджеттан тыш чаралар үсешенә һәм аларның диверсификациясенә, фәнни эшчәнлектән табышны арттыруга һәм чыгымнарны оптимизацияләүгә йөз тотачак. Фаразларга караганда, югары уку йортының кереме 6,7 млрд сумнан 2020 нче елда 16 млрд сумга кадәр артырга тиеш, ә фәнни-тикшеренү эшләреннән керемне 0,8 млрд сумнан 2,5 млрд сумга кадәр арттыру ниятләнә. Өстәмә финанслауда гомуми ихтыяҗ – 20,4 миллиард сум.

Аның белдереүенчә, КФУ Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы советы тарафыннан якланган вузлар исемлегенә кергән. Якын арада федераль министрлык һәм КФУ арасында килешү имзалау ниятләнә. Ректор әйтүенчә, быел 992 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Бу акчаларны кеше капиталына, интернационализация мәсьәләләренә юнәлтү күзаллана.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International