Көндез дә, төнлә дә, теләсә нинди һава торышында да, алар беренче шалтырату буенча чыгып китәргә әзер. 2024 елда гына да ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 64 меңнән артык юлга чыккан. Көн саен станциягә 250 чамасы чакыру килә.
Табибларга, фельдшерларга, санитарларга һәм машина йөртүчеләргә фидакарьлекләре, эшкә бирелгәнлекләре һәм тәүлек буе кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәбез. Ял һәм бәйрәмнәрсез сез һәрвакыт постта!
Авыр, ләкин шундый мөһим һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, көч һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим!