1 майда, шәһәрдә 65 нче җиңел атлетика эстафетасы уздырылу сәбәпле, 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Ленин урамында М.Җәлил урамыннан Г. Тукай проспектына кадәр транспорт хәрәкәте, шулай ук Гагарин, Радищев, Пушкин, Чехов, Островский һәм Маяковский урамнарыннан Ленин урамына чыгу юллары ябылачак.
Җәмәгать транспорты хәрәкәте дә үзгәрәчәк.
Шәһәр халкын үз сәфәрләрен алдан планлаштырырга һәм хәрәкәтнең вакытлыча чикләнүен исәпкә алырга сорыйбыз.
Маршрутлар схемалары:
