Әлмәттә Чернобыль АЭСындагы авария корбаннарын искә алдылар

2025 елның 25 апреле, җомга

Бүген Хәтер мәйданында Чернобыль АЭСындагы авариянең 39 еллыгына багышланган митинг узды-кешелек тарихында иң масштаблы техноген һәлакәтләрнең берсе. Яңгырлы көннәргә карамастан, һәлак булганнарны искә алырга әлмәтлеләр шактый килде.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Чернобыль» берлеге Татарстан Республика инвалидлар иҗтимагый оешмасының Әлмәт районы бүлеге рәисе Роберт Никитин мөрәҗәгать итте.

Әлмәт районыннан Чернобыльдәге аварияне бетерү өчен 172 кеше чакырылган. Бүген, 39 ел узгач, Әлмәттә «Чернобыль» инвалидлар берлеге Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт районы бүлеге берләштергән әлеге вакыйгаларда катнашкан 87 кеше яши.

Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International