28 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә Әлмәт халкына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хокукый ярдәм күрсәтеләчәк.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары юридик документлар төзүдә бушлай консультацияләр һәм ярдәм ала алачак.
Үткәрү урыны: Ленин ур., 21 (яшьләр үзәге). Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 45-49-59.