«Җиңү көне» бәйрәмен уздыру уңаеннан район башкарма комитеты карары белән төрле милек формасындагы сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 9 майда үзләренең сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелырга киңәш ителде.
Бу шәһәр һәм район халкының, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләренең яшь буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатларында мөрәҗәгатьләре белән бәйле.