Әлмәтлеләр шәһәрнең нинди булырга тиешлеген хәл итә: 2026 елга төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү башланды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Әлмәтлеләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерү территорияләрен яңадан сайлый алалар.

21 апрельдән Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды, анда халык 2026 елда нинди иҗтимагый киңлекләр төзекләндереләчәген үзләре сайлый. Әлмәтлеләр шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең «Безнең ишегалды»программасы буенча киләсе елны төзекләндерү исемлегенә кертү өчен ишегалды территорияләре өчен тавыш бирә алалар.

Тавыш бирү 2025 елның 12 июненә кадәр дәвам итәчәк.

Үз тавышыңны бирү өчен кирәк:

1. gorodsreda.tatar.ru сайтына күчәргә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга.

2 Авторизацияләнергә: ЕИА (дәүләт хезмәтләре хисап язмасы) аша яисә телефон номеры буенча керергә.

3. Тавыш бирүне табарга: «Халыктан сораштырулар» бүлегендә төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүне сайларга.

Тавыш бирүдә Татарстанда 14 яшькә җиткән һәр кеше катнаша ала. Шуны истә тотарга кирәк, һәр катнашучы, кайда яшәвенә карамастан, бер генә тавыш бирә ала.

Нәтиҗә - сезнең кулда!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International