Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Әлмәт районында 450дән артык ветеран Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдиновадан котлаулар һәм бүләкләр алачак.
9 майга кадәр хакимият, авыл җирлекләре, социаль хезмәтләр вәкилләре һәм Җиңү волонтерлары һәр ветеранның өендә булачаклар. Тантаналы шартларда аларга азык-төлек җыелмалары, бүләкләр һәм исемле котлау открыткалары тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Әлмәт районында 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 элеккеге концлагерь тоткыны, 1 Ленинград блокадасы кешесе, шулай ук сугышта катнашучының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне статусына ия булган 440 тан артык кеше яши.