«Союз-Агро», «Агрораздолье», «Чагылтау», «Кичүчат» һәм «Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ» 2025 елгы чәчү кампаниясенә керештеләр.
Бүген без «Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ» кырларында булдык, анда чәчү тулы куәтенә бара. Иртәдән 300 гектар арпа һәм 100 гектар борчак чәчелде инде. Планда - 2800 гектарда арпа һәм 300 гектарда борчак чәчү.
Фермерлар туфракны җентекләп әзерләүдән алып даими рәвештә су сибүгә, корткычлардан саклауга һәм тукландыруга кадәр һәр этапка аерым игътибар бирәләр.
Гомумән алганда, Әлмәт районында быел 35 мең гектардан артык мәйданда төрле культуралар чәчү планлаштырыла, алар арасында сабан бодае, арпа, солы, көнбагыш, җитен, рапс, борчак һәм горчица.
2,5 айдан беренче уңышны көтәбез!