Чебоксарда яшүсмерләр арасында бокс буенча «Профсоюзлар Кубогы» IV Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Чебоксар шәһәре башлыгы О.И. Кортунов истәлегенә уздырылган Турнир Россия Беренчелегенә юллама һәм спорт мастеры исеменә дәгъва кылучы Россиянең иң көчле 140 боксчысын җыйды.
Әлмәтне әлеге зур ярышларда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясаган «Девон» бокс клубы һәм «Юность» урта мәктәбеннән Егор Гудошников (2008 елда туган) лаеклы тәкъдим итте.
Егор 92 кг га кадәр авырлык үлчәмендә көмеш медаль яулады! Спортчы Әлмәт һөнәри көллиятенең студенты булып тора һәм югары категорияле тәҗрибәле тренерлар – Низамиев Р. Р. һәм Бормотов С. А. җитәкчелегендә шөгыльләнә.