2020 елдан РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге ана капиталына сертификатларны актив рәвештә, ягъни фондка шәхси мөрәҗәгатьсез рәсмиләштерә. Бүгенге көндә Татарстанда 120 459 электрон сертификат рәсмиләштерелгән инде.
Ана капиталына Сертификат балага туу турында таныклык алганнан соң рәсмиләштерелә. Ана капиталына хокук бирә торган баланың тууы турындагы белешмәләр автомат режимда Россия Социаль фондына гражданлык хәле актларын рәсмиләштерүнең дәүләт реестрыннан керә, белгечләр тарафыннан эшкәртелә һәм РСФ сайтында яисә дәүләт хезмәтләре порталында ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, аны әни ала. Иң мөһиме, аның Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕИА) расланган хисап язмасы булуы.
«Әгәр туу турындагы таныклык инде кулларда икән, ә дәүләт хезмәтләрендәге сертификат һаман да килмәгән икән — берничә көн көтегез, мәгълүматларны эшкәртү өчен бераз вакыт кирәк. Тәрбиягә бала алучы балалы гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза бирү тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турында белешмәләрне тәрбиягә бала алучы ата-аналар гына тапшыра ала. Моның өчен Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенең Теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип аңлатты ТР буенча РСФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Кирәк булганда сертификатның цифрлы версиясен бастырып чыгарырга яки компьютерда сакларга мөмкин. Сертификатның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән.
Ана капиталы суммасы сертификатта аны рәсмиләштерү датасына күрсәтелә, шул ук вакытта капитал күләме (яки аның калган өлеше) ел саен 1 февральдән индексацияләнә. Документны алмаштыру таләп ителми: арттыру автомат рәвештә бара, ә капиталның яңа суммасы (яки аның калдыгы) турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин. Өземтә онлайн төзелә һәм ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 шалтырату бушлай.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.