Әлмәт администрациясе җылыту сезонын тәмамлау сроклары турында сораштыру башлап җибәрде

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Урамда җылыта, һәм күп кенә халык өстәмә җылыту инде таләп ителми дип саный. Әмма капма-каршы караш та бар: шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе җылыны вакытыннан алда сүндерүдән курка.

Исегезгә төшерәбез, җылыту сезоны уртача тәүлеклек температура биш көн дәвамында +8°C югарырак булганда тәмамлана.гадәттә Әлмәттә бу апрельнең икенче яртысында була. Узган ел ягу сезоны 19 апрельдә төгәлләнде.

Ләкин язгы һава алдаучан була, һәм салкыннар да булырга мөмкин. Шунысын да истә тотарга кирәк, сүндерелгәннән соң җылылык бирүне яңарту – катлаулы процесс, ә кайбер котельныйларда бөтенләй мөмкин түгел.

Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин.

Һәркемнең тавышы мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International